«Матур әкияткә чакырабыз»: әдәби сәяхәт (6+)

5 декабрь көнне 13 нче санлы китапханәдә «Матур әкияткә чакырабыз» дигән җанлы әдәби сәяхәт узды. Анда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. 

Чара башында балалар тылсымлы әкият дөньясына кереп чумды һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең нинди булуын искә төшерде. Алар әкиятләрнең яшь китап сөючеләрне кыюлыкка, яхшылыкка, гаделлеккә, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә, дус булырга өйрәтүе турында белде. 

Укучылар уен формасында патша кызын янәдән бакага әверелдергән Кощей белән танышты. Балалар китапханәчегә аның биремнәрен үтәргә ярдәм итте. Табышмакларга җавап таптылар, кроссворд чиштеләр, төрле әкият геройларын таныдылар. «Әкиятләр букеты» дигән мавыктыргыч викторина барысына да ошады. Балаларның дөрес җаваплары өчен Кощей баканы яңадан патша кызына әверелдерде. 

Әкияткә сәяхәт азагында балалар викторина геройлары белән төрледән-төрле матур китапларны карады.  

Поделиться: